Татарстанның моношәһәрләрендә эшсезләр саны кими

2018 елның 30 мае, чәршәмбе

Статистик мәгълүматларга караганда, 2018 елның 22 маена Түбән Камада халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 1036 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 34 кешегә азрак.

Шулай ук узган атна эчендә эшсез кешеләр саны Чаллы, Алабуга, Чистай һәм Кама Аланында кимгән.

Шуның белән беррәттән, бу атнада Менделеевскта  азрак эшсезләр саны арту күзәтелә. Анда рәсми рәвештә теркәлгән 86 эшсез граждан исәптә тора. Яшел Үзәндә эшсезләр саны үзгәрешсез кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International