Соңгы атнада оешмалар 6 571 эш урыны тәкъдим иткән

2018 елның 30 мае, чәршәмбе

Статистик мәгълүматларга караганда, 2018 нчы елның 29нче маена республиканың халыкын эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 11 372  эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 128 кешегә азрак. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,56 % күрсәткечен тәшкил итте.

Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 41 311 гә тиң, соңгы атнада гына да оешмалар 6 571 эш урыны ачык дип белдергән. Хезмәт базарындагы киеренкелек коэффициенты бер вакансиягә 0,27 кешегә тиң.

Хисап атнасы барышында исә 544 кеше эшсез дип танылган, шуларның 509 се – моңа кадәр хезмәт куйган. 33 татарстанлы оешма таралу яисә штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International