Җәлилдә янгын куркынычсызлыгы һәм антитеррор буенча укулар

2018 елның 30 мае, чәршәмбе

28 май көнне Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында  янгын куркынычсызлыгы һәм антитеррор буенча укулар үтте.

Янгынга һәм терроризмга каршы көрәшә белү хәзерге вакытта бик кирәк һәм актуаль. Иң мөһиме мондый укулар янгын чыгу очрагында, көтелмәгән вакыйгалар килеп чыкканда кешеләргә узләрен дөрес тоту кагыйдәрен истә калдырырга ярдәм итә.

Ә кайберәүләргә психологик яктан тыныч һәм нык булып калуга йогынты ясый. 28 май көнне “Җәлил картлар һәм инвалидлар йорты”нда янгын куркынычсызлыгына җаваплы Гатина Гөлнара һәм антитеррор буенча җаваплы Имамутдинова Ләйсән  янгын куркынычсызлыгы һәм терроризм турында укулар үткәрде.

Оешманың электр куркынычсызлыгына җаваплы Крючин Эдуар аңлату эшләре алып барды, сорауларга җавап бирде. Янгын куркынычсызлыгы буенча булган белемнәрне дөрес куллану, сигналга тиз җавап бирә белүгә басым ясалды. Мондый укулар картлар йортында беренче тапкыр гына үткәрелми. Һәр хезмәткәр инструкциядә каралган үзенә йөкләнгән вазифаларын үти белергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International