Лениногорск шәһәренең Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эшсез гражданнарга һәм исәптә торучы физик мөмкинлекләре чикләнгән затларга психологик ярдәм күрсәтелде.
«Мастер-профи» уку-укыту үзәге психологлары эшсезләр белән әңгәмә алып бардылар, тест һәм тренинг формасында тикшерү үткәрделәр.
Чарада барлыгы 15 кеше катнашты.