Менделеевскның «Өмет Яры» үзәгендәгеләргә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында искәрттеләр

2018 елның 30 мае, чәршәмбе

29 май көнне Менделеевск муниципаль районындагы «Берег Надежды» социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә өлкәннәр һәм инвалидлар белән «Җәй айларында янгын чыгу куркынычсызлыгы кагыйдәләре» дип аталган профилактик әңгәмә үткәрелде.

Чараның максаты – өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән таныштыру. Булекнең социаль эш буенча белгече Альбина Розметова социаль хезмәт алучыларга янгын куркынычсызлыгын саклау кагыйдәләрен искәртте, көнкүрештә кулланыла торган электр приборлары, газ плитәсе, газ мичләре белән файдалану тәртибе турында сөйләде, янгын булганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен һәм янгын сүндерүчеләрне ничек чакырырга кирәклеген аңлатты.

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында янгынга каршы махсус режим кертелде. Бу арада учак ягу, бина, йорт, бакча җирлегендә чүп-чар яндыру катгый тыела. Әлеге кагыйдәләрне үтәмәү зур бәла-казаларга, кеше корбаннарына китерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International