Түбән Кама һәм Казанда вакансияләр ярминкәсе

2018 елның 29 мае, сишәмбе

Бүген Түбән Кама һәм Казан шәһәренең Совет районы мәшгульлек үзәкләрендә вакансияләр кечкенә ярминкәсе булып узды.

Түбән Камада ярминкәсендә барлыгы 26 вакансия тәкъдим ителде. Чарага 10 кеше килде. Аларга хезмәт кануннары турында конcультация оештырылды. Белгечләр эшсезләрнең күпсанлы сорауларына җавап бирде. Казанда узган мини-ярминкәдә 19 кешегә әңгәмә узу өчен юллама бирелде.

Башкаланың Совет районында узган вакансияләр ярминкәсендә 154 граждан катнашты. «Таттелеком», «Кичектергесез чакырулар хезмәте-112» һәм районның хәрби комиссариаты үзләрендә хезмәт урыннары тәкъдим итте. Чара барышында хезмәт базары яңалыклары, мәшгульлек үзәге күрсәтә торган хезмәтләр, хезмәт кануннары турында мәгълүмат бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International