МТЗ һәм СЗ ТР Тәтеш муниципаль районында «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендэ үткәрелә торган «Мәдәният һәм картлык: буыннар» проекты уңаеннан, җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итүгә юнәлгән «Картаймаучы елмаю» фотоконкурсынын, шулай ук «Минем өчен кем алар «Көмеш кешеләр» дип аталган иншалар һәм рәсем бәйгесенең йомгагы ясалды.
Кабул итү эшләре 7 майга кадәр узды - бу вакыт эчендә өйдә социаль хезмәтләр күрсәтү бүлекчәсенә бөтен районнан җитмештән артык иҗади эшләр килде. Жюри эшендә
МБУ «Тәтеш территориаль яшьләр (мәктәп) һәм студент оешмаларының, җәмәгать тәртибен саклау буенча үзәге «Форпост»» директоры Анна Мещерякова катнашты.
Жюри билгеләп узганча, һәр конкурсант тырышлык күрсәтте. нәтиҗәләре буенча 21 катнашучы дипломнар һәм призлар белән бүләкләнде.
Конкурсларда Абсолют җиңүчеләр:
1. «Картаймаучы елмаю» фотоконкурсы номинацияләрендә:
«90нан соң тормыш » - Потапов Илья ТСОШ №1;
«Минем туганнарым елмаюы » - Кудряшов Ярослав Федоровка урта башлангыч мәктәбе;
«Икенче сулыш »- Ногманова Ләйлә, ТТУБМ;
«Йөзләрдә шәһәр һәм авыл »- Хайрутдинова Алия ТТУБМ;
2. Рәсем конкурсында «Кем минем өчен «көмеш» яшьтәге» кешеләр ?» түбәндәге номинацияләрдә җиңү яулады:
«Безнең-бабаларыбыз һөнәре » -Трифонова Аделина,Тәтеш 1 нче белем бирү мәктәбе;
«Дәү әни һәм бабай янәшәсендә » - Гаврилова Наталья, Нармонка урта мәктәбе.
Иншалар бәйгесендә җиңүчеләр:
«Сугыш ветеранына хат» номинациясендә - Кулумбегова Ирина Нармонка урта мәктәбе;
«Минем гаилә тарихы башлана....» номинациясендә - Гыйниятова Фирүзә, Алабирде урта мәктәбе.
Барлык конкурста катнашучыларны котлыйбыз һәм киләчәктә дә җиңүләр, уңышлар телибез.