Халыкара гаилә көне уңаеннан Апас «Рассвет» үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге педагогы Резеда Шамилова «Балалар һәм Интернет» темасына чара оештырды.
Проектта күп балалы гаиләләр катнашты. Педагог дәрес барышында Интернетның зыяны һәм уңай яклары турында бәян итеп узды. Интернет үсеп килүче яшь буында бәйлелек хисе тәрбияли. Бала дуслары белән якыннан аралашырга тиешлегенә дә басым ясалды. Компьютердан башкада чынбарлык тормыш бик кызыклы, ди педагог.
Соңыннан ата-аналар антекта сорауларына җавап бирде.