Түбән Кама приюты балалары янгын сүндерүчеләр янында булды

2018 елның 16 мае, чәршәмбе

«Профориентация калейдоскобы. Хыялдагы һөнәрем» проекты уңаеннан Түбән Кама«Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр социаль йортында тәрбияләнүчеләр шәһәрнең янгын сүндерү бүлегенә бардылар.

Балаларга махсус экскурсия оештырылды. Янгын сүндерүче һөнәре турында кызыклы фактлар ишеттеләр. Янгын сүндерүчеләрнең костюмнарын да киеп карадылар һәм үзләре дә янгын сүндерү серләрен якыннан өйрәнделәр.

Соңыннан хуҗалар «Балкыш» балаларын пожар машинасында йөртеп алды. Экскурсиядән балалар канәгать калды, ди тәрбияче-педагоглар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International