Дөньяда һәр милләт вәкиле өчен кадерле булган кыйммәтләр бар. Аның иң мөһимлесе гаиләдер мөгаен.
«Нык гаилә» федераль һәм «Бергә булдырабыз» республика проеклары уңаеннан Лаешта мөмкинлекләре чикле булган балалар тәрбияләүче гаиләләрне зурладылар.
Чара кунакларын район җитәкчеләре һәм башка рәсми затлары да тәбрикләде. Һәр гаиләгә истәлекле бүләкләр тапшырылды.