Югары Ослан картлар һәм инвалидлар йортында комплекслы технологияләр, музыкаль метод һәм алымнар кулланып дәвамлауга зур игътибар бирелә.
Әлеге тәҗрибә эчке киеренкелекне дәвалый, ди белгечләр. Интернат-йортта музыканың төрле жанрлары файдаланыла. Релаксация дәресләрендә классик музыка һәм табигатьтәге аһәңнәр яңгыраталар.
Шулай ук рәсем ясаганда, башка төр шөгыльләр вакытында салмак көйләр өлкәннәрнең колакларын иркәли.
Язгы-җәйге айларда урамда саф һава сулаганда да һәрвакыт җырлар яңгырый. Әсәрләр интернатта яшәүчеләрнең теләкләре буенча куела, ди белгечләр.
Пәнҗешәмбе көннәрендә “Тормыш, мин сине яратам!” клубының утырышлары уза. Баянга кушылып картлар үзләре дә төрле җырлар башкара. Биредә яшәүчеләр төрледән-төрле концертлар тыңларга да ярата. Интернатта музыкаль кичәләр еш оештырыла.
Интернат-йорт белгечләре раслаганча, музыка терапиясе өлкәннәргә рухи канәгатьлек бирә, аларның физик активлыгын арттыра.