«Тургай» приютына  Гүзәл Удачина килде

2018 елның 23 мае, чәршәмбе

Иске Икшермә авылында урнашкан «Тургай» приютына 22 май көнне Татарстанда бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина килде.

Аның белэн бергә очрашуда РФ социаль иминиятләштерү фондының ТР бүлеге идарәчесе урынбасары К.Ш. Фатыйхов, ТР прокуратурасының прокурор урынбасары - балигъ булмаганар һәм яшьләр турында законнар үтәлешенә күзәтүлек итү бүлеге башлыгы З.Х. Ибрагимов, суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча җитәкчесе урынбасары А.В. Михайлов һәм Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау республика комиссиясенең җаваплы сәркатибе И.Х. Гарифуллин да катнашты. Эш визиты барышында Саба районы  “Тургай” балалар һәм яшүсмерләр социаль приюты дәүләт казна учреждениясенен документлары өйрәнелде.

Көннең икенче яртынсында  “Тургай» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында  бардылар. Соныннан эш нәтиҗәләре буенча Саба муниципаль районы башлыгы Р. Миңнеханов катнашында ТР Саба муниципаль районы балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International