Аксубай приютында тәрбияләнүчеләр урман хуҗалыгына багышланган фестивальдә катнашты

2018 елның 29 мае, сишәмбе

26 майда Аксубайда «Пробуждение» IV Экология зональ фестивале узды. Проект Татарстанның беренче урман хуҗалыгы министры Александр Гуляевның якты истәлегенә багышлана.

Фестиваль район халкын, урман хуҗалыгы вәкилләрен берләштерде. Чарада бик күп кунаклар катнашты.

«Хыял» приютында тәрбияләнүчеләр чараның актив катнашучылары булды. Үзәк паркта тематик палаткалар эшләде. Аларда төрле кул эшләнмәләре, тәм-томнар тәкъдим ителде.

Приютта тәрбияләнүчеләр экология дөньясына чумды. Төрле тематик конкурсларда катнаштылар. Моннан тыш фестиваль уңаеннан приют территориясенә агачлар утыртылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International