29 майда «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова социаль хезмәт алучылар өчен «Кинезиологик күнегүләр» дигән темага мастер – класс үткәрде.
Чараның максаты – аң сәләте үсешен көчәйтү, уйлау, фикерләү эшчәнлеген активлаштыру. Кинезиология – ул акыл, аң сәләте үсеше һәм хәрәкәт, күнегүләр аша физик сәламәтлек казанышы фәне.
Чара кызыклы, күңелле күнегүләр белән башланды: сул кул белән борын очын, уң кул белән сул колакны тоталар, кулларны төшерәләр һәм кул чабалар. Кулларны алыштырып, күнегүне кабатлыйлар. "Буталчык” күнегүе: уң кул белән баш түбәсенә кагалар, берьюлы сул кул белән эчне сыйпыйлар һәм кулларны алыштырып кире кабатлыйлар. Аннан соң сул кул белән эчне сыйпыйлар, уң кул белән сул умрау сөяген сыйпыйлар. ”Фил” күнегүендә колакны җилкәгә кысып, бер кулны сузалар, фил хортумына охшатып, хәрәкәтләр ясыйлар.
Нәтиҗәдә, социаль хезмәт алучыларның арыганлыгы, баш авыртуы бетә, психоэмоциональ торышы яхшыра. Хәтер, игътибар, фикерләү, ишетү, күз алдына китерү, хыял барышы арта.
Чарада 8 кеше катнашты, ди проект авторлары.