28 майда Яшел Үзәндә «Шәхси сакчы» һөнәре буенча курслар тәмамланды.
Әлеге программа буенча җәмгысе 21 кеше белем алды, аларның һәркайсы имтиханын уңышлы тапшырды. Уку барышында шәхси сакчыларга нисбәтле кануннар турында мәгълүмат алынды, беренче медицина ярдәме күрсәтергә өйрәнелде һ.б белемнәр ныгытылды.