28 май көнне Биектау районыныда Биектау районы мәшгульлек үзәге тарафыннан оештырылган уку урыннары ярминкәсе булып узды.
Чарада түбәндәге һөнәри белем бирү уку йортлары катнашты: Арча педагогия көллияте, Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы, Казан төзелеш көллияте, В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты, КИУ колледжы (ИЭУП).
Барлыгы ярминкәдә Биектау районы мәктәпләреннән 139 югары сыйныф укучылары килде. Укучылар бүгенге хезмәт базарындагы кирәкле һөнәрләр, уку йортларында кабул итү һәм укыту шартлары белән танышты, уку йортлары турында презентацияләр кызыксынып тыңлады һәм карадылар, брошюралар һәм буклетлар белән танышты.
Ярминкәгә килүчеләрнең булачак һөнәр сайлау максаты белән Мобиль офиста тест узу мөмкинлеге бар иде.