“Яңа заман – яңа профессияләр” һөнәри ориентлашу - авыл мәктәпләрендә

2018 елның 29 мае, сишәмбе

28 майда «PROFF-навигатор» һөнәри ориентлашу проекты уңаеннан Зәй мәшгульлек үзәге Мобиль офисы Александр Бистәсе авылы мәктәбенә барды. 

Әйдәп баручы инспектор Дарья Филиповская мәктәптә 7-8нче сыйныф укучылары өчен “Яңа заман – яңа һөнәрләр” чарасы оештырды. Чара барышында укучылар бүгенге көндә  ихтыяҗ зур булган 10 һөнәр турында фильм карады. Е. А. Климов методикасы буенча һөнәри ориентлашуда тест уздылар.

Очрашу ахырында укучыларга республика территориясендә урнашкан урта һәм югары һөнәри уку йортлары турында мәгълүмат бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International