28 майда Бөгелмәнең мәшгульлек үзәгендә балигъ булмаганнар өчен вакансияләр ярминкәсе узды.
Ярминкә җәйге каникул вакытында балаларга эш урыннары тәкъдим итү җәһәтеннән махсус оештырылды.
Чарада шәһәрнең 30 дан артык оешмасы катнашты. Алар 350 балага эш урыннары тәкъдим итәргә әзер булуларын белдерде.