Әлмәт «Опека» үзәгендә тест үткәрделәр

2018 елның 25 мае, җомга

Агымдагы елның 23нче маенда халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре «Опека» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге  белән берлектә социаль яктан имин булмаган гаиләләрдә яшәүче балалар өчен һөнәри юнәлеш бирү буенча  тест уздырды.

Тест төркем формасында - Айзенка методикасы буенча үтте. Бу методика  темпераментның тибын белергә  һәм кешенең  эмоциональ торышын билгеләргә мөмкинлек бирә. Барлык катнашучыларга да тестларның нәтиҗәләре бирелде.

Чарада  14 яшьтән 18 яшькәчә  8 бала катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International