«Балкыш»та янгын сүндерүчеләр турында сөйләделәр

2018 елның 28 мае, дүшәмбе

«Профориентация калейдоскобы. Минем хыял һөнәре» программасы уңаеннан Түбән Каманың «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында «01 әзерлек» дәресе узды.

Дәрестә балаларга янгын сүндерүче һөнәре турында бик күп кызыклы мәгълүмат бирелде. Әлеге һөнәргә ия булган ир-атларның нинди сыйфатларга ия булуы хакында бәян ителде.

Шулай ук дәрес барышында плакатлар конкурсы да узды. Балалар янгын сүндерүчеләрнең кирәкле кешеләр икәне турында сөйләделәр. Педагоглар кеше тормышында профессия сайлауның җитди адым икәнен дә ассызыклап үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International