Янгын – куркыныч нәрсә. Карактан кала, янгыннан бернәрсә дә калмый, хәтта кеше гомерләре өзелергә дә мөмкин.
Бу очракта балалар һәм картлар җәмгыятьнең иң якланмаган вәкилләре булып санала. Шуның өчен торак йортларда, квартираларда янгын буенча җаваплылык аеруча көчле булырга тиеш, ди белгечләр.
Биектау районының «Өмет» комплекслы социаль үзәген белгечләре, янгын хезмәте вәкилләре белән бергә картлар, инвалидлар һәм күп балалы гаилә фатирларына янгын кисәтү сигналларын урнаштыруны дәвам итәләр.