Чаллының «Ышаныч» социаль үзәгендә хезмәтләр алучылар «Чаллы ТВ» телекомпаниясенә экскурсиягә барды.
Балалар һәм аларның әти-әниләре телевидение эшчәнлеге белән якыннан таныштылар. Телевидениенең тарихын белделәр, аның бүгенге хезмәткәрләре белән сөйләштеләр.
Сәяхәт вакытында видеооператор, репортер, монтажер, тавыш режиссёры, ут куючы, редактор һөнәрләренең үзенчәлекләре турында да мәгълүмат алдылар. Үзләрен телевизион алып баручы сыйфатында да сынап карадылар.
Мондый очрашулар балаларда киләчәктә һөнәр сайлауда да булышлык итә, ди чараны оештыручылар.