«Веста» интерактив дәрес узды

2018 елның 16 мае, чәршәмбе

«Аеруча балачак» проектын гамәлгә ашыру уңаеннан «Веста» үзәге социаль педагогы Олеся Миңһаҗетдинова тарафыннан «Ата-аналар һәм инвалид балаларны тәрбиягә алучылар» иҗтимагый оешмасы белән берлектә үзәкнең сенсор бүлмәсендә социаль ярдәм күрсәтүдә торучы мөмкинлекләре чикле балалар өчен интерактив дәрес үткәрелде.

Максат: үз-үзеңне контрольдә тоту күнекмәләрен формалаштыру,  психоэмоциональ көчәнешне киметү, актив күзаллау сәләтен үстерү.

Дәрес башында социаль педагог балаларга коры бассейнда релаксацион күнегүләр һәм биремнәр үтәргә тәкъдим ясады. Шуннан соң барысы да берлектә «Җир» һәм «Космос» дип аталган популяр роликлар карадылар. Анимация катнашучыларны әкиятләр һәм фантазияләрнең күптөсле дөньясына алып барды, караңгы бүлмәдә балаларга җылы атмосфера тудырды, балаларның дөньяга карашын киңәйте.

Дәрес ахырында, катнашучылар бер-берсе белән туган кичерешләре белән уртаклаштылар. Барлык балалар да кәнагәть калдылар һәм рәхмәтләрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International