“Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Табигатьне сакла” чарасы

2018 елның 28 мае, дүшәмбе

5 июнь – Бөтендөнья әйләнә – тирә мохитне саклау көне билгеләп үтеләчәк.

Бу бәйрәм  экологик проблемаларны чишү, әйләнә – тирә мохитне саклау өчен кирәк. 28 май көнне "Астра" тәрбиячеләре шушы көнгә багышлап чара үткәрде. Балалар һәм әти – әниләр белән  җәнлекләр, аларның яшәү урыннары турында әңгәмә оештырылды. Соңыннан рәсем конкурсы булды. Анда балалар бик теләп катнашты. Алар өчен әйләнә – тирә дөньяга багышланган викторина оештырылды. Балалар бу көнне җәнлекләр турында гына түгел, бездә үсә торган үсемлекләр турында да күп мәгълүмат алды.

Чара ахырында тәрбиячеләр табигатьне күз карасыдай сакларга  кирәклеген аңлады. Шул чакта гына киләчәк буын безгә рәхмәт әйтер, ди проект авторлары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International