Китапханәгә сәфәр

2018 елның 28 мае, дүшәмбе

«Асылташ» социаль приютының «Гонщики» һәм «Курносики» төркемендә тәрбияләнуче балалар шәһәр үзәк китапханәсенә «Куянның йорты» дип исемләнгән  театральләштерелгән тамашада булдылар.

Китапханәгә барган юлда тәрбиячеләр балаларның туган як, дәүләт, республика, туган шәhәре турында белемнәрен тикшерде. Балалар бөтен сорауларга да дөрес җавап бирде.

Тәрбиячеләр шәһәрнең истәлекле урыннарын күрсәтте. Балалар автобус тәрәзәсеннән шәhәребезнең иң зур елгасын күреп аның исемен дөрес итеп әйтте. Алар «Шагыйрь Муса Җәлилгә», «Ватан-ана», «Төзүче Рәис Беляев» һәйкәлләре белән танышты.

Китапханәгә керү белән балаларны шаян Петрушка каршы алды һәм зур залга үткәрде.  Петрушка белән күңелле уеннар уйнаганнан соң балалар кызыклы һәм эчтәлекле әкият карады. Алар куян белән бергә төлкедән качтылар, куянның бәласенә бергә кайгырып, анын сөенечле тәмамлавына шатланды.

Балалар өчен бу көн күп уңай эмоцияләр һәм якты тәэсирләр калдырды, ди тәрбиячеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International