Җылы очрашулар, картларның кәефен күтәрә

2018 елның 28 мае, дүшәмбе

Буа муниципаль районындагы халыкка социаль ярдәм күрсәтү “Гармония” үзәге олы буын вәкилләре белән нәтиҗәле эш алып бара.

Хәтер терапиясе ысулы белән савыкландыру чаралары биредә уза. Күптән түгел генә “Добрые встречи”клубы очрашуы оештырылды. Архив фотоларын караганда, өлкәннәрнең хәтирәләре яңара, тормыш активлыгы барлыкка килә, күңелләре күтәрелеп китә, ди проект авторлары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International