25 майда Бөгелмә һәм Баулының «Возрождение» һәм «Шатлык» тернәкләндерү үзәкләрендә попечительләр советының киңәйтелгән утырышлары булып узды.
Чараларда ТР Дәүләт советы рәисе урынбасары, «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кыз депутатлар оешмасы җитәкчесе Татьяна Ларионова, Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева һ.б. катнашты.
Утырыш барышында тернәкләндерү үзәкләре буенча экскурсияләр оештырылды, биредәге эшчәнлек нәтиҗәләре тикшерелде.
Сөйләшүнең төп темаларыннан берсе, «Бергә булдырабыз» республика проектын тормышка ашыру мәсьәләсе булды. Бөгелмәнең «Возрождение» үзәге директоры Е.Старостина һәм Баулының «Шатлык» үзәге директор вазифаларын башкаручы З.Ганиева чыгыш ясады.
Бу көнне шулай ук инвалид балаларга һәм аларның гаиләләренә медицина ярдәме күрсәтү, белем бирү мәсьәләләре каралды.
Соңыннан «Бергә булдырабыз» проектына зур өлеш керткәннәрне котлап уздылар.