“Соңгы кыңгырау” кичәсе

2018 елның 25 мае, җомга

24 апрельдә  Югары Утар балалар йортында тәрбияләнүче балалар, тәрбияче Р.Зиганшина  белән берлектә,   Кызыл Мишә интернат мәктәбендэ узган  “Соңгы кыңгырау” кичәсендә катнашты.    "Соңгы кыңгырау” бәйрәме  һәркем тормышында истә кала торган вакыйгаларның берседер, мөгаен. Югары Утар балалар йортында тәрбияләнүче балалар өчен дә әлеге көн бик истәлекле дә, үзенчәлекле дә булды. 56 еллык  тарихы булган  интернат – йортның быелгы чыгарылышы  - тәүге чыгарылыш. Бу – зур вакыйга.

Шунлыктан, безнең балалар  өчен әлеге бәйрәм икеләтә шатлык булды.  9 нчы сыйныфны быел 7 укучы тәмамлады, шуларның 6 сы – безнең укучылар. Бәйрәмне мәктәп директоры Диләрә Бәдретдиновна ачып җибәрде. Ул балаларга үзенең изге теләкләрен җиткерде һәм бүләкләр тапшырды.  Балалар җырлады, биеде. Үзебезнең укучылар башкарган егетләр биюе һәм “Шәрыкъ биюе” һәркемгә бик ошады. Бәйрәм  соңында балалар укытучыларга чәчәкләр тапшырды һәм кичәне “Вальс” белән тәмамладылар.

Бәйрәмнән укучылар  шатлыклы да, шул ук вакытта моңсу катыш күңел белән кайттылар.

Республиканың барлык мәктәпләрендә "соңгы кыңгырау" шалтырады. «Ласка» приютында бу елда ике укучы тугызынчы сыйныфны тәмамлады. Андрей Л. машинист булырга хыяллана, ә Настя В. сәнгать җитәкчесе булырга тели. Моның өчен аларга юл ачык, ди укытучылары. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International