Гарденотерапия, ком терапиясе һәм хәтерне яңарту дәресләре өлкәннәрне тәрбияләгәндә кулай алымнар, дип санала, ди белгечләр. Картларны Май аенда «Тылсым» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәрләре социаль хезмәтләрдән файдаланучылар белән актив рәвештә «Гарденотерапия» технологиясе буенча сәламәтлек өчен файдалы чаралар оештырды.
Гарденотерапия – психологик һәм физик җитешсезлекләрне үсемлекләр ярдәмендә профилактикалау һәм реабилитацияләү. Өлкән яшьтәге социаль хезмәтләрдән файдаланучылар социаль хезмәткәрләр ярдәмендә өйләрендә бүлмә гөлләре, чәчәкләр, үсентеләр үстерә.
Практика күрсәткәнчә, алар бу эшне бик теләп башкара. Кирәкле эш белән шөгыльләнү өлкәннәрнең эмоциональ кәефләрен күтәрә, психик яктан тәңгәлләштерә һәм тынычландыра. Бу төр эшчәнлек ачык психотерапевт юнәлешкә ия, эмоциональ яктан үзеңне тиешле дәрәҗәдә тотарга мөмкинлек бирә, каты авырулардан соң кире үз хәлеңә кайту өчен психоэмоциональ торышны яхшырта.
Чаллының «Изгелек» үзәге психологы Чулпан Галлямова «Мин һәм минем дөнья»дәресе үткәрде. Дәрес өлкәннәрдә күңел халәтен яхшыртуга юнәлдерелгән иде.
Үзәктә тәрбияләнүчеләр ком белән эш иттеләр. Төрле фигуралар, сүрәтләр ясадылар, хыялларга чумып фантазияләрен ачтылар. Ком терапиясе эчке киеренкелекне дәвалый, ди проект авторлары.
Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләрне еш кына хәтер терапиясе белән дәвалыйлар. Бу алым да уңай нәтиҗәләргә китерә, ди белгечләр.