Бөгелмәнең мәшгульлек үзәге белгечләре наркология диспансерына Күчмә офис оештырды

2018 елның 18 мае, җомга

18 майда Бөгелмәнең мәшгульлек үзәге наркология диспансерына Күчмә офис белән барды.

Белгечләр Альбина Татиева һәм Наталья Матвееваэш белән тәэмин итү үзәгендә нинди хезмәтләр күрсәтелүе, хезмәт кануннары, хезмәт базарында нинди һөнәрләргә ихтыяҗ барлыгын, һөнәр алу буенча укулар турында бәян иттеләр. Шулай ук психологик ярдәм һ.б. турында да фикер алышу булды.

Тернәкләндерү курсы узучылар сорауларына да җаваплар бирелде, ди проект авторлары. 

Консультациядә барлыгы 17 кеше катнашты. Аларга хезмәт урыннары буенча мәгълүмат бирүче  буклетлар да таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International