Түбән Каманың «Веста» хезмәткәрләре сәламәт яшәү рәвешен пропагандалый

2018 елның 18 мае, җомга

2018 елның 18 май иртәсе «Веста» үзәге белгечләре өчен эшкә ике тәгәрмәчле транспортта килү белән башланып китте. Алар үзләренең шәхси үрнәгендә “Эшкә - велосипедта” масштаблы акциясендә катнашып велосипедның җиңел машинаны алыштыра алуын күрсәтте.

Чөнки акциянең төп максаты – күпъелык тәҗрибәң, махсус спорт киемнәрең булмаса да, шәһәр буйлап велосипедта җиңел һәм бик җайлы итеп хәрәкәт итәргә була икәнен күрсәтү иде. Шлай ук альтернатив транспортны популярлаштыру һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өндәү, ди проект авторлары.

Үзәк белгечләре билгеләп үткәнчә, мондый чаралар безнең кебек сәнәгать шәһәрендә экология проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын юнәлтүгә мөмкинлек бирә, моннан тыш, велосипедта йөрү физик форманы яхшыртырга ярдәм итә. Яхшы кәеф һәм бөтен көн буена җитәрлек энергия белән тулыландыра. Көннең икенче яртысында белгечләр шәхси транспорт урынына ике тәгәрмәчле велосипедны һәм актив хәрәкәт төрләрен кулланырга өндәү максаты белән шәһәребез урамнарына чыкты. «Эшкә -  велосипедта» Бөтенроссия акциясе  чираттагы эш атнасының якты төгәлләнүе булып торды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International