Укучыларга хокуклар һәм бурычлар турында аңлаттылар

2018 елның 18 мае, җомга

17 майда Биектау районының “Өмет” комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре “Балигъ булмаганнарның хокуклары һәм бурычлары” дигән темага очрашу уздырды.

Очрашу укучылар өчен махсус оештырылган иде.

Чара Олы Битаман мәктәбе базасында узды. Яшүсмерләрнең хокук һәм бурычлары хакында балаларга”Өмет” үзәге юрист-консультанты Г.Нигъмәтҗанова сөйләде.

Әлеге очрашу халыкара балалар ышаныч телефоны көненә туры килде. Балаларга бу көннең әһәмияте турында да мәгълүмат бирелде, балаларышаныч телефоны номерлары теркәлгән визиткалар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International