«Живой родник» рухи-әхлакый тәрбия программасы уңаеннан Ансубай «Мечта» балалар һәм яшүсмерләр социаль приюты балалары Бцек Ватан сугышы ветераны Н. Янилкин янына бардылар.
Балалар ветеран бакчасын тәртипкә китерүдә булышты. Приютта тәрбияләнүчеләр А. Хөсәенов һәм Д. Пирогов тырмаладылар, кызлар; А.Федорова, К.Семенушкина һәм В.Атаманова суган түтәлләре ясады, суган утырттылар.
Николай Андреевич балаларга рәхмәт әйтте, үзе язган «Вспомним героев поименно» китабын бүләк итте.
Балалар ветеран янына ешрак килергә, хуҗалык эшләрендә булышырга ышандырды.