«Өмет»тә туган як тарихын өйрәтәләр

2018 елның 18 мае, җомга

Татарстан АССРның  100 еллыгына әзерлек кысаларында Биектау районының «Өмет» халыкка комплекслы социаль ярдәм  күрсәтү үзәгенең социаль педагогы 10 яшьтән алып 15 яшькә кадәрле   балигъ булмаган  балалар белән   «Туган як буенча сәяхәт» исемле электрон  презентацияләр конкурсы оештырды.

Конкурска районның төрле авыл жирлекләрендә яшәүче балалардан  9 эше кабул ителде. Шуларның икесе - күмәк башкарган эшләр. Кабул ителгән эшләр бик кызыклы һәм бик үзенчәлекле. Балалар конкурсның таләпләренә туры китереп иҗат итәргә тырышканнар. Алар районның  истәлекле урыннарына сәяхәт кылганнар,  тарихи эзләнүләр алып барганда кызыклы тарихи вакыйгаларга тап булганнар. 

Нәтиҗәдә, җиңүчеләр түбәндәгеләр:

1 урынны – Биектау авылы җирлегендә яшәүче Үтәгәнова Софья (10 яшь) яулады;

2 урынны  – Чыпчык авылы җирлегендә яшәүче Никулина Ксения, (10 яшь) һәм  күмәк эш - Биектау районының 2 нче номерлы мәктәбенең 4 «Г» сыйныфы укучылары бүлеште;

3 урынны – Мүлмә авыл җирлегендә яшәүче Мәрданова Йолдыз (14 яшь ) һәм  Айбаш авыл җирлегендә яшәүче Галимов Нияз (9 яшь) яулады.

Конкурста катнашучыларны тубәндәге адрес буенча  грамоталар һәм истәлекле бүләкләр алырга чакырабыз:  Биектау тимер юл станциясе поселогы, Мәктәп ур., 19 йорт.

Без конкурста  катнашкан барлык балаларга зур  рәхмәт белдерелә.  Үзенең туган җирен, әби-бабаларының тарихын белгән балалар, тормышта үз юлын табар, илебезнең лаеклы шәхеселәре булыр  дигән теләктә кала, проект апвторлары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International