Зәйнең «Шатлык»үзәге гаилә мөнәсәбәтләрен ныгыта

2018 елның 18 мае, җомга

Гаилә кыйммәтләрен саклауда, гаиләдәге һәркем тырышлык күрсәтергә тиеш. «Шатлык» үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре гаиләне ныгыту җәһәтеннән, гаилә ялын оештыру буенча актив эшчәнлек алып бара.

Халыкара гаилә көне уңаеннан 27 гаилә ата-аналары һәм балалары өчен «Бәхет нигезе» дигән чара оештырылды. Чараның максаты; гаилә авторитетын яңарту, гаилә кыйммәтләренбарлау, үз гаиләңә карата ярату хисләре тәрбияләү.

Бәйрәм программасының беренче өлешендә волонтерлар балалар өчен кызыклы конкурслар оештырылды.

Икенче өлешендә балалр әти-әниләре белән бергә юл йөрү кагыйдәләре турында лекция тыңлады. Җәйге ял вакытында юлда үз-үзеңне тоту мәсьәләләре тикшерелде. Соңыннан чарада катнашучылар чәй табыны янына җыелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International