Әлмәттә эшсез инвалидлар белән очраштылар

2018 елның 25 мае, җомга

Очрашуда Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетының икътисад буенча урынбасары Андрей Подовалов катнашында «Түгәрәк» өстәл үткәрелде. «Түгәрәк өстәл»  эшендә мәшгульлек үзәге белгечләре,  мәгариф, мәдәният, балалар һәм  яшьләр эшләре буенча, физик культура һәм спорт идарәләренең кадрлар бүлекләреннән вәкилләр катнашты. Төп мәсьәлә булып мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарны эш белән тәэмит итү торды. Инвалидлыклары булган эшсез гражданнар  белән эш бирүчеләрнең әңгәмә кору мөмкинлеге тудырылды.

Моннан тыш, һәр эш бирүченең вәкиле җыелучылар алдында чыгыш ясады. Үзләрендә булган булган вакансияләр турында мәгълүмат бирде. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәте белгечләре тыңлаучыларга  инвалидларны эш белән тәэмин иткән очракта ИПР га туры килерлек эш  тәкъдим ителүенә игътибар бирергә кирәклеген искәртте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International