Инвалидларны эшкә урнаштыру мәсьләләре буенча киңәшмә

2018 елның 25 мае, җомга

Майның икенче яртысында Мәскәү районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә Киров һәм Мәскәү районнары администрациясендә эшләүче икътисади үсеш бүлеге башлыгы, мәшгүльлек үзәге директоры һәм җаваплы белгечләре белән «Инвалидларны эшкә урнаштыру буенча мәсьләләрне чишү юллары» темасына уртак киңәшмә уздырды.

Киңәшмә барышында, үзара хезмәттәшлек сораулары турында инвалидларны эшкә урнаштырганда, оешмаларга персонал сайлап алу буенча ярдәм күрсәтү, шул исәптән компенсацияләү программасы буенча фикер алыштылар.

Мәскәү районының мәшгүльлек үзәге директоры Нина Стегунова инвалидларны эшкә урнаштыру мәгълүматы буенча чыгыш ясады. Чыгыш барышында районда яшәүче сәләтле яшьтәге инвалидларның статистикасы китерелде, эшкә урнашырга теләүчеләрнең проценты күрсәтелде. Инвалидларны эшкә урнаштыру буенча чыгымдагы динамикасы күрсәтелде. Предприятиеләрдә 2018 елга бирелгән квота яктыртылды. Шулай ук билгеләп үтелгәнчә административ җаваплылык турында эш бирүчеләрнең үтәлмәгән вазифаларын яисә инвалидларга бүлеп бирү өчен эш урыннары булдыру, инвалидларны эшкә кабул итү квота чикләре буенча баш тарту мәсьәләләре каралды.

Киңәшмә нәтиҗәләре буенча, оешма җитәкчеләре мөмкинлекләре чикле булган гражданнарны эшкә урнаштыру буенча  киңәйтелгән утырыш үткәрү карары кабул итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International