Зәйлеләр өлкәннәрне тәрбиягә алучылар өчен уздырылган семинарда катнашты

2018 елның 22 мае, сишәмбе

Зәйлеләр «Өлкән яшьтәге кешене тәрбиягә алырлык гаилә» дигән пилот проекты кысаларында, үз гаиләләренә өлкәннәрне тәрбиягә алучылар өчен уздырылган семинарда катнашты.

17 май көнне Әлмәт шәһәрендә үз гаиләләренә өлкән кешене тәрбиягә алучыларга ярдәм итүчеләр өчен зона укыту семинары узды.

2017 елда Татарстанда олы яшьтәге ялгыз кешеләрне гаиләгә яшәргә урнаштыру буенча сынау проекты тормышка ашырыла башлавы мәгълүм. Бу проектның асылында туганнары,гаиләләре булмаган ,үз-үзенә хезмәт күрсәтү мөмкинлеге тулысынча яки өлешчә югалу сәбәпле, мөстәкыйль рәвештә хәрәкәтләнә, үз йомышларын үти алмаган чит кеше ярдәменә мохтаҗ булган өлкәннәргә ялгызлык хисен оныттырып, тиешле дәрәҗәдә игътибар һәм ихтирам күрсәтеп, гомерләрен җылы гаилә учагында дәвам иттерү тора.

Мондый гаилә Зәй муниципаль районында да бар.  Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан бу гаиләләр өчен әлеге төрдәге семинарлар уздырыла.

Гаилә вәкилләреннән  башка, бу семинарда Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Зәй муниципаль районындагы «Шатлык»  халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү  үзәге социаль хезмәт күрсәтү  дәүләт автоном  учреждениесе белгечләре дә катнашты. Семинар барышында сорулар күп булып, һәр сорауга тулы җаваплар алынды. Әлеге семинардан һәркем үзенә кирәкле, файдалы  мәгълүмат алып кайтты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International