Минзәлә районында бүгенге көндә ике гаилә үзләренә өлкән кешене тәрбиягә алган.
Шуның берсе 2017 елның гыйнварында ук, ә икенчесе әле күптән түгел генә гаиләгә олы кешене алдылар. Ике “ярдәмче” дә Әлмәттә узган өлкән кешене тәрбиягә алганнар өчен зональ уку семинарында катнашты.
Проектның “ярдәмчеләргә кирәклеге һәм файдалы булуы турында билгеләп уздылар. Тәҗрибә уртаклашу, тәрбия барышында килеп туган проблемаларны хәл итәргә ярдәм итте, ди чарада катнашучылар.