Агымдагы елның 17 маенда Ютазының мәдәният йортында мәшгульлек үзәге вакансияләр ярминкәсе уздырды.
Ярминкәдә районның һәм Октябрьск шәһәренең дүрт оешмасы халыкка эш урыннары тәкъдим итте. Барлыгы 26 вакансия бар иде. Ярминкәгә 33 кеше килде. Чара нәтиҗәләре буенча 6 кешегә хезмәт урынына анкета тутырды.