24-26 май көннәрендә Санкт-Петербург каласында XXII халыкара икътисадый Петербург форумы уза.
24 майда D3 конференц-залында «Эшлекле егермелек» (B20) «Киләчәк хезмәт базарлары» консультатив форумы Россиянең Хезмәт министры Максим Топилин катнашында узды. Эшлекле чарада Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова да катнашты.
Форумда эшсезлек, хезмәткәрләрнең эш сәгате, эш бирүче һәм хезмәткәр арасында цифрлы технологияләр бәйләнеше турында да фикерләр яңгырады. Максим Топилин үз чыгышында гражданнарның үз кәсебен булдырганнар һәм аларны легальләштерү хокуклары турында да фикерләрен җиткерде.