17 майда “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Мәрхәмәтлек әлифбасы” дип исемләнгән әдәбият сәгате үтте.
Ни өчен без кечкенәләрне хөрмәт итәргә тиеш? Шушы сорауга җавап бирү йөзеннән “Астра” тернәкләндерү үзәгендә әдәбият сәгате оештырылды.
Чараның максаты: балаларның булган белемнәрен киңәйтү һәм тирәнәйтү. Чара башында ук балаларга һәм әти – әниләргә хикәяләр укылды. Бергәләп слайд карадылар. “Кечкенәләргә булыш” дигән театраль күренештә һәркем үзен артист ролендә тоеп карады.
Мондый әдәбият сәгатьләре үткәрү балаларда өлкәннәрне һәм кечкенәләрне хөрмәтләргә, аларга ярдәм итәргә, булышырга өйрәтә. Анда барлыгы 11 кеше катнашты.