“Өмет чаткысы”нда инвалид балаларны тәрбияләү ысулларын өйрәтәләр

2018 елның 18 мае, җомга

17 майда  Арчадагы  “Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләренең әти-әниләре hәм үзәк белгечләре, мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тәрбияүләрдә hәм укытудагы үзенчәлекләр турында сөйләште.

“Игътибар! Үзенчәлекле бала...” дип исемләнгән республика чарасында әти-әниләр дә катнашты. Интернет-җыелышэкспертлары сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны ничек тәрбияләү hәм укыту кирәклеген аңлатты. Әти-әниләр hәм укытучылар, тәрбиячеләр, дефектолог, психолог башка белгечләр үзара ничек эшләү юлларын барлады.

Әти-әниләр бирелгән мәгълүматның аңлаешлы hәм кызыклы булуын билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International