Түбән Камада хәрби-спорт уеннары

2018 елның 17 мае, пәнҗешәмбе

Түбән Каманың «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр социаль приюты базасында «Яшь партиот» хәрби-спорт уеннары узды.

Ел саен оштырыла торган чара «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте катнашында оештырылды. Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган проетта республиканың 4 районыннан яшьләр катнашты.

Спорт уеннарының максаты – балаларда патриотик рух тәрбияләү, шулай ук махсус оешмалар арасында үзара хезмәттәшлекне ныгыту.

Командалар ярышта винтовкадан ату, “сугыш кырында” беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча көч сынашты. Моннан тыш, кызлар һәм малайлар Россиянең гаскәри тарихы турындагы белемнәрен күрсәтте. Уен нәтиҗәләре буенча Түбән Каманың социального приюты өченче урынга лаек, дип табылды. Икенче урын Чаллының «Асылташ»ы, ә беренчеләр булып  Чистайның кадет мәктәп-интернаты танылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International