Буа районында күп балалы, 4 бала тәрбияләүче гаилә йортларына янгын кисәткеч җайланмалары урнаштыру эше оештырылган.
«Гармония» гаилә һәм балаларга комплекслы социаль ярдәм күрсәтү белгечләре янгын бүлеге хезмәткәрләре белән бергә гражданнар арасында әңгәмәләр оештырды. Күп балалы гаиләләргә янгын кисәтү буенча кулланма язулары таратты.