Эльмира Зарипова «Дерево добра» хәйриячелек акциясендә катнашты

2018 елның 25 мае, җомга

Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Санкт-Петербургта 24 майда узган Петербург халыкара икътисад форумы уңаеннан оештырылган «Дерево добра» хәйриячелек акциясендә катнашты. Акцияне «Россия почтасы» уздырды.

Министр «Дерево добра» хәйриячелек акциясе барышында «Военный» журналына язылды. Журнал сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннарына килеп торачак.

«Военный» җурналы – социаль җәһәттән мөһим проект. Басма Россия армиясе турындагы белемнәрне популярлаштыру, ил сакчысының имиджын формлаштыру һәм патриотик рух тәрбияләүгә этәргеч бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International