Менделеевскның «Кама таңнары» приютында табигатьне яратырга өйрәтәләр

2018 елның 22 мае, сишәмбе

Менделеевскның «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюта ике төркемне берләштергән дәрес узды.

Тәрбияче Марина Куликова балаларга рус шагыйрьләренең май ае турында язган шигырьләрен укыды. Балалар ай исемнәренең тарихы белән танышты. Бу айда билгеләп үтелә торган бәйрәмннәр хакында мәгълүмат алды. 

Дәрес барышында өлкәнрәк балалар ел фасыллары, ай, атна, көн, вакыт аралыклары турында сөйләште. Ә бәләкәйләр бөҗәк исемнәрен әйтте, табышмакларга җавап бирде. Очрашу азагында барлык катнашучылар А.Толстойның «Всех месяцев звонче веселый месяц май!» дигән шигыреннән юллар ятлады. Аннары урамга табигать матурлыгын күзәтергә киттеләр. Саф һавада балалар рәсем ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International