Алабугада булачак эшкуарлар җыелды

2018 елның 24 мае, пәнҗешәмбе

Шушы көннәрдә Алабуганың мәшгульлек үзәгендә «Яшь эшмәкәр мәктәбе»ндә дәресләр оештырылды.

Үз эшләрен булдырырга теләгән гражданнарга бизнес-проект төзү тәҗрибәсе өйрәтелде. Чара барышында салым хезмәте белгечләре белән дә очрашу булды. Очрашу барышында булачак эшкуарларга кирәкле мәгълүматлар бирелде. Төрле сорауларга җавап алу мөмкинлеге дә тудырылган иде. Шулай ук гражданнар www.business-class.pro порталына да теркәлә алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International