2017 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Министрлар Кабинеты карары нигезендә республикада “Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә” пилот проекты тормышка ашырыла башлады.
Әлеге проект уңаеннан 17 майда Әлмәтнең “Опека” комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә өлкән кешене тәрбиягә алганнар өчен зональ уку семинары оештырылды.
Чарада социальяклауорганнары вәкилләре, ветераннар советы, пенсия фонды һ.б оешма әгъзалары катнашты.
Тәрбиягә алучылар республиканың 17 районыннан килгән иде. Алар арасында Мәрьям Габдрафикова да бар, ул Чаллыдан килгән, гаиләсенәолы кеше алып тәрбияли. Аны “Ышаныч” үзәге мөдире Лилия Вәлиева озата килгән.
Семинарның максаты өлкәннәрне тәрбиягә алучыларга тиешле мәгълүмат бирү, проектны тормышка ашырганда килеп туган сорауларга җавап табу.