21майда «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә администрация һәм белгечләр белән социаль хезмәт алучылар өчен «ИППСУның гамәлдә булу сроклары» темасына мәгълүмати – консультация очрашуы булды.
Очрашуның максаты социаль хезмәт алучыларга социаль хезмәт күрсәтү нигезләре турында мәгълүмат бирү.
Үзәк белгечләре ИППСУның гамәлдә булу сроклары турында һәм киләчәктә социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренә килер өчен нинди чаралар күрергә кирәклеге турында аңлатма бирде. Шулай ук социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре сайтларында үзеңә кирәкле мәгълүматны алырга була.
Катнашучылар очрашуның мөһимлеген һәм актуальлеген билгеләп үтте. Куелган сорауларга тулы җаваплар алды.
Очрашу азагында үзәк эшчәнлеге турында буклетлар һәм мәгълүмати материаллар таратылды. Чарада 33 кеше катнашты.